news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Тукай районында укытучылардан акча җыю турында мәгълүматны тикшерә

Интернет мониторингы барышында прокурорлар мәктәп персоналына Роспотребнадзор штрафын түләргә тәкъдим иткән хәбәрне күреп ала.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Прокуратура Татарстанның Тукай районында Теләнче-Тамак мәктәбе укытучыларыннан акча җыю турында мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Интернет мониторингы барышында күзәтчелек ведомствосы белгечләре социаль челтәрләрдә гомуми белем бирү учреждениесе директорының мәктәп укытучылары һәм персоналыннан штраф түләү өчен акча җыюны оештыруы турында хәбәр тапкан», - дип сөйләде Галиев.

Постта Россиядә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпкә 13 мең сум күләмендә штраф язып биргәнлеге әйтелә. Шуңа бәйле рәвештә, учреждение җитәкчесе укытучыларга – 600, персоналга 200 сум акча җыярга тәкъдим иткән. Хәбәргә банк картасы фотосы өстәп куелган, автор акчаны шунда күчерергә тәкъдим итә.

«Хәзерге вакытта күзәтчелек ведомствосы әлеге мәгълүматны тикшерә. Закон бозу очраклары ачыкланган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк», - диде Галиев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100