news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Татарстанның Кама Тамагы районындагы авиаһәлакәтне тикшерергә кереште

Прокуратура Татарстанның Кама Тамагы районындагы авиаһәлакәтне тикшерергә кереште
Фото: t.me/tatarstansos

Идел буе транспорт прокуратурасы Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә юлыгуына бәйле факт буенча тикшерү эшен башлады.

Искәртеп узабыз, авиаһәлакәт 10 июль иртәсендә Кама Тамагы бистәсе янында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәткә юлыккан һава судносы - Cessna-172 моделендәге самолет. Хәзер фаҗиганең төгәл сәбәпләре ачыклана.

Оператив тикшерү эшләрен үткәрү өчен авария урынына Татар транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме килде.

Татар транспорт прокуратурасы очышларның иминлеге турындагы законнарның үтәлешен җентекләп тикшерә. Хилафлыклар табылган очракта, прокуратура тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк.

Тикшерү барышын Идел буе транспорт прокуроры шәхси контрольгә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100