news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Татарстанның җыелма пунктында хәрби хезмәткә чакырылучыларны эшләргә мәҗбүр иткән өчен эш ачуны таләп итә

Хезмәткә чакырылучыларның берсе җәрәхәт алган һәм хастаханәгә озатылган

  (Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда прокуратура хезмәткә чакырылучыларны эшләргә мәҗбүр иткән өчен Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә карата эш ачуны таләп итә, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.
Хәбәрдән белдерелгәнчә, Казан гарнизонының Хәрби прокуратурасы Татарстанның җыю пунктында 13 егетнең хокуклары бозылуын ачыклаган. Берсе җәрәхәт алган.
Хәрби тикшерүчеләргә РФ ҖК ның 286 маддәсе 1 бүлеге (“Вазифаи вәкаләтләрдән файдалану”) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе буенча материллар тапшырылган.
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинга закон бозу очрагына чик кую турында хат җибәрелгән. Сүз эшләргә мәҗбүр итү, шәхси состав травматизмын кисәтү чаралары белән тәэмин итмәү һәм куркынычсыз шартлар булдыру чаралары кабул ителмәү турында бара.
Искәртеп узабыз, узган елның декабрендә җыелма пунктта 23 яшьлек егет һәм тагын 12 егет складтан ашханәгә бәрәңге тутырылган капчык ташыганнар. Бер егет тайгак җирдә капчык күтәргән килеш егылган. Аңа “балтыр сөяге сынган” дигән диагноз куелган һәм хастаханәдә ашыгыч операция ясалган. Табиблар зыян күрүчегә Илизаров аппараты куйган, ул аны бары тик 4-5 айдан гына сала ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot