news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Татарстанда түбәләр ишелү очракларын тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте

Прокуратура Татарстанда түбәләр ишелү очракларын тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Татарстан прокуратурасы республиканың төрле районнарында йорт һәм учреждениеләрнең түбәләре ишелү очракларыннан соң идарәче компанияләр үткәргән масштаблы тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Казанда «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе» хезмәткәрләрен җаваплылыкка җәлеп иткәннәр. Шамил Усманов, Рәхимов һәм Коломенская урамнарындагы өч күп фатирлы йортның түбәләре ишелгәннән соң, прокуратура торак фондын тиешлечә карамаган өчен административ эшләр ачкан.

Чүпрәле районында «Кояшкай» балалар бакчасының түбәсе ишелгәннән соң җинаять эше ачылды. Бакчаның мөдире бинаның түбәсен вакытында кардан чистартуны оештырмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Чистайда түбәсенең бер өлеше ишелгән авыл хуҗалыгы техникумының директоры вазифаларын вакытлыча башкаручыны түбәдәге бозны вакытында чистартмаган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Әтнә районында прокуратура дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесенең түбәләренә зыян килүен ачыклаган һәм җитәкчеләрдән җитешсезлекләрне бетерүне таләп иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot