news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Прокуратура Татарстанда коррупция очраклары иң еш ачыкланган өлкәләрне атады
Ришвәт алучылар, мошенниклык һәм вазифалардан файдаланган очраклар еш теркәлә.
Скопировать ссылку
Султан Исхаков
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Республикада коррупция очраклары еш теркәлә торган дистәгә якын өлкә бар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Прокуратурасының закон үтәлеше буенча күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Роберт Валитов хәбәр итте.
"Татарстанда теркәлгән коррупция очраклары кими. Әмма коррупцияне җиңдек, дияргә әле иртә. Безгә Сингапур кебек алдынгы илләр күрсәткечләренә омтылырга кирәк", - дигән фикердә белгеч.
Роберт Валитов сүзләренчә, республикада коррупция очраклары иң күбе мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү, медицина, социаль тәэмин ителеш, агросәнәгать комплексы өлкәләрендә теркәлә.
Җаваплылыкка исә ешрак ришвәт алучылар, мошенниклык, вазифаларыннан файдаланган өчен тартылуларын да билгеләп үтте прокуратура вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot