news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Татарстанда БПЛА һөҗүме нәтиҗәләре белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тота

Прокуратура Татарстанда дошман БПЛА һөҗүме нәтиҗәләренә бәйле рәвештә гражданнарның хокукларын үтәүне контрольдә тота. Урында вәзгыятьне шәхси контрольдә тотуны Түбән Кама шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Сергей Божков башкара.

«Һөҗүм аркасында республиканың Кама аръягы төбәгендә торак йорт зыян күрде. Зыян күрүчеләр бар. Прокуратура гражданнарның хокукларын үтәүне һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтүне контрольдә тота. Барлык вәкаләтле ведомстволар белән хезмәттәшлек тәэмин ителгән», – диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.

Прокуратура гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү өчен кайнар линия ачты: 8(843) 291-18-81.

Дошман пилотсыз очкычының Татарстандагы торак йортка эләгүе турында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Ул өч кеше зыян күргән, аларга медицина ярдәме күрсәтелә, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot