news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура судка «Татфондбанк» кертемчеләрен яклап 182 дәгъва җибәргән

Аларның 75е 13 апрельдән 10 майга кадәр каралырга тиеш.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 7 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, республиканың район һәм шәһәр прокурорлары тарафыннан «Татфондбанк» кертемчеләрен яклап, судка 182 дәгъва җибәрелгән. Аларның 75 е 13 апрельдән 10 майга кадәр каралырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

15 мартта Казанның Вахитов районы суды Вахитов район прокуроры җибәргән ике дәгъва гаризасын карагды һәм канәгатьләндерде. Инвалид Дмитриев һәм пенсионер Шулаков мәнфәгатьләрен кайгыртып, суд алар һәм банкның килешүен дөрес түгел дип тапкан һәм Кертемнәрне иминиятләштерү агнетлыгыннан акча түләттерү өчен банкның кертемчеләр алдындагы бурычлары реестрына керткән.

Шәһәр һәм район прокурорлары, шулай ук алар белән тиңләштерелгән Татарстанның махсус прокуратураларына 4 апрельдә «Кредит оешмаларының кертемчеләрен яклау хокукы буенча прокурорларның дәгъва эшендәге кимчелекләре турында» мәгълүмати хат килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot