news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Сочида яңгыр сулары канализациясенең конструкциясе үзгәртелгәнен ачыклаган

Түбән Камадан әбисе белән Сочига ял итәргә килгән малай яңгыр сулары канализациясенә егылып төшеп, батып үлде.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Прокуратура Сочига Татарстаннан килгән бала төшеп һәлак булган  яңгыр сулары канализациясе конструкциясенә үзгәрешләр кертелүен ачыклаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Прокуратура ачыклаганча, яңгыр сулары канализациясенең яңа конструкциясе киртә белән ябыла торган ачык улакны күздә тоткан. Әмма малай батып үлгән көнне ул ачык булган.

Әлеге факт буенча прокуратура тарафыннан тикшерү үткәрелә. Хәзерге вакытта шунысы билгеле: яңгыр сулары канализациясенең конструкциясен шул тирәдә урнашкан кунакханә хуҗасы үзгәрткән.

  • Фаҗига җомга көнне, 3 августта булды. Түбән Камадан әбисе белән ял итәргә килгән малай Лазаревское бистәсендә яңгыр сулары канализациясенә егылып төшеп, батып үлде.
  • Россия Тикшерү комитеты край идарәсенең Сочи шәһәре Лазаревское районы буенча тикшерү бүлеге Түбән Камадан килгән малайның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100