news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан прокуратурасы сукбай эт талаган балага компенсация түләттерүгә иреште

Татарстан прокуратурасы сукбай эт тешләгән кызга компенсация түләттерүгә иреште.

Ведомствода белдерүләренчә, 2025 елның көзендә Лениногорск шәһәрендә урамда йөргән вакытта балага сукбай эт һөҗүм иткән. Кыз төрле тән җәрәхәтләр алган һәм дәвалану курсы узган.

Алга таба прокуратура судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, ул кыз файдасына 30 мең сум түләттерү турында карар чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot