Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыдагы күп катлы йортта газ шартлаганнан соң прокуратура тикшерү үткәрә
Прокуратура Чаллының Тынычлык проспектында урнашкан биш катлы йортта газ шартлаганнан соң тикшерү башлады. Урынга Чаллы прокуроры урынбасары Марат Шрша килде.
Искәртеп үтәбез, газ икенче каттагы фатирда шартлаган. Әлеге мизгел видеога эләккән. Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән: хатын-кызның башы пешкән, аны коткарган ир-ат яну продуктлары белән агуланган. Аларның икесен дә хастаханәгә озатканнар.
«Прокуратура профильле ведомстволар белгечләре белән берлектә әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк», – диелә күзәтү ведомствосы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз