Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура тоткарланган Казан – Дубай рейсы пассажирларының хокуклары үтәлешен тикшерә
Татар транспорт прокуратурасы тоткарланган Казан – Дубайга рейсы пассажирларының хокуклары үтәләме-юкмы икәнен тикшерә башлады.
Ведомство мәгълүматлары буенча, техник сәбәпләр аркасында башта 20 гыйнварга планлаштырылган рейс 22 гыйнварга күчерелгән.
Кешеләргә ярдәм итү өчен аэропортта мобиль кабул итү бүлмәсе булдырылган, ә урынга Татар транспорт прокуроры ярдәмчесе килгән. Рейс тоткарланган вакытта барлык пассажирлар кунакханәгә урнаштырылган, алга таба хокук бозулар күзәтелгән очракта ведомство тиешле чаралар күрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз