Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура Татарстанда яшәүче хатын-кызга 523 мең сум акчасын кайтарырга ярдәм итте
Прокуратура Татарстанда яшәүче хатын-кызга мошенниклар урлаган 523 мең сум акчасын кайтарырга ярдәм итте.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2025 елның сентябрендә мошенниклар 69 яшьлек хатын-кызны алдаган, аны акчасын «куркынычсыз счетка» күчерергә күндергән һәм 523 мең сум акчасын урлаганнар. Җинаять эше кузгатылганнан соң, пенсионерның акчаны ике транзакция белән Чиләбе һәм Кемеров өлкәләрендә яшәүчеләр счетына күчерүе ачыкланган.
Шуннан соң прокуратура судка мөрәҗәгать иткән, ул дропперлардан урланган акчаны түләттерү турында карар чыгарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз