news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Питрәчтә күпфатирлы йорт түбәсенең бер өлеше ишелгәннән соң тикшерү үткәрде

«Питрәч – идарәче компания» ҖЧҖ җитәкчелегенә Питрәч авылында күпфатирлы йорт түбәсенең бер өлеше ишелгән өчен штраф яный. Бу хакта ТР Прокуратурасы тикшерү үткәргәннән соң хәбәр итә.

«Татар-информ» Питрәч авылында Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы күп фатирлы йорт түбәсенең бер өлеше ишелеп төшү турында хәбәр иткән иде. Йортның түбәсендә бик күп кар җыелган булган, шул сәбәпле түбәнең бер өлеше авырлыктан ишелгән. Идарәче компания түбәдән төшкән карны тиз арада чистарткан, чөнки ул подъездга керә торган урынны каплаган.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә административ эшләр ачылган. Идарәче компаниягә 300 мең сумга кадәр штраф, ә директорга дисквалификация яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot