Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура Питрәчтәге полиция бүлегендә тоткарлаган ирнең үлемендә полицейскийларның һәм табибларның гаебен тапмады
Прокурор ягыннан чарасын күрерлек нигезләр юк
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). ТР прокуратурасы Питрәчтә полиция бүлегендә тоткарлаган ирнең үлү факты буенча тикшерү эшен тәмамлаган.
Күзәтчелек органы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, тикшерү барышында эчке эшләр бүлекләрендә урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан язмалар каралган, “Незабудка” сөйләмне яздыру җайланмасыннан язмалар тыңланган. Полиция хезмәткәрләре эшчәнлегендә закон бозулар ачыкланмаган. Шулай ук ашыгыч ярдәм бригадасы эш-гамәлләрендә закон бозу очраклары табылмаган.
ТР прокуратурасы, тикшерү нәтиҗәсе буенча, прокурор ягыннан чарасын күрерлек нигезләр булмавы белән килешкән.
Исегезгә төшерик: 2014 нче елның 11 нче июлендә Россия ЭЭМның Питрәч бүлегенә хулиганлык өчен 37 яшьтәге исерек ир-ат китерелгән, тоткарланган ир шунда үзен начар хис иткән. Дежурный кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан, әмма килгән медицина хезмәткәрләре реанимация чаралары күрсә дә, ир кешегә бу ярдәм итмәгән. Беренчел фаразлама буенча, ул йөрәк авыруыннан үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз