Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура Магнитогорскида газ шартлау факты буенча тикшерү эшләре башлады
Шартлау нәтиҗәсендә торак йорт подъезды җимерелеп төште һәм берничә кеше һәлак булды.
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе прокуратурасы Магнитогорскида көнкүреш газы шартлау факты буенча тикшерү эшләре башлады. Шартлау нәтиҗәсендә торак йорт подъезды җимерелеп төште һәм берничә кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә прокуратура сайтында.
«Тикшерү барышында прокуратура тарафыннан йорт эчендәге газ җиһазларына газ хезмәте тарафыннан хезмәт күрсәтүнең законлылыгына, аның үз вакытында үткәрелүенә бәя бирелгән», - диелә прокуратура хәбәрендә.
Хәзерге вакытта шартлауның сәбәпләре ачыклана, плитәләр һәм төзелеш элементларыннан чистарту эшләре алып барыла.
Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау.
РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Магнитогорскига Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев, шулай ук Тикшерү комитеты хезмәткәрләре юл тоткан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары бу уңайдан 8-800-775-17-17 федераль «кайнар линия» телефоны буенча тәүлек әйләнәсе ярдәм күрсәтергә әзер. Әлеге номер буенча мәгълүмати ярдәм дә алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз