news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура һәм янгын күзәтчелеге Казанның «Центральный дом мебели» сәүдә үзәген тикшерә

Идел буе районы территориясендә 13 объектның бишесен тикшергәннәр инде.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Прокуратура һәм дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Казанның Идел буе районында урнашкан «Центральный дом мебели» сәүдә үзәген тикшерә.

Беренче чиратта, күзәтчелек органнары хезмәткәрләре эвакуацион чыгу юлларын һәм янгын щитларын карады.

«Регламент буенча без ай саен өйрәнү эвакуациясе үткәрәбез. Бездә сигез эвакуацион чыгу юлы, беренче катта гына да җиде янгын щиты бар. Аларның барысы да эшли, тикшерү барышында бер генә җитди хилафлык та ачыкланмады», - диде «Центральный дом мебели» сәүдә үзәгенең куркынычсызлык хезмәте башлыгы Ирек Хәйбуллин.

Аның әйтүенчә, эш көннәрендә сәүдә үзәгенә меңгә якын, шимбә-якшәмбедә тагын да күбрәк кеше килә.

Тикшерү барышында хилафлыклар ачыкланмады, әмма ахыргы нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.

«Идел буе районы территориясендә 13 объектның бишесендә тикшерү үткәрелде инде. Берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк», - дип искәртте Казанның Идел буе районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Ләйсән Солтанова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100