news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Әлмәт колониясендә хилафлык тапкан

Бинада дезинфекция үткәрелмәгән.

(Әлмәт, 15 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Түбән Кама төзәтү колонияләрендә законнар үтәлешенә күзәтчелек итү прокуратурасы Әлмәтнең 8 нче төзәтү колониясендә закон бозуларга тап була. Бу хакта күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүдән күренгәнчә, колониянең тулай торак бинасы һәм ашханәсе юылмаган һәм биредә дезинфекция уздырылмаган була.

Прокуратура колония җитәкчелеге адресына күрсәтмә язды һәм хилафлыкны бетерүне таләп итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot