news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура күп балалы гаиләгә социаль түләүләрне яңадан исәпләп чыгаруга ирешкән

Татарстанның Яңа Чишмә районында прокуратура сигез бала анасының мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Күп балалы әни кеше сөйләгәнчә, 2020-2021 елларда җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Владимир Путин билгеләгән өстәмә социаль түләүләрне ялгыш исәпкә алган. Бу гаиләнең җан башына уртача кеременең артуына китергән, шуңа бәйле рәвештә түләүләрне киметкәннәр.

Прокуратура тикшерү уздырган һәм судка түләүләрне яңадан исәпләү таләбе белән җирле социаль иминият бүлегенә карата дәгъва юллаган. Суд дәгъваны канәгатьләндергән. Күп балалы гаиләгә 200 мең сумга якын акча күчерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot