news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура килештерелмәгән массакүләм чараларда катнашу нәтиҗәсе турында кисәтте

Билгеләнгән тәртипне бозу берничә тапкыр кабатланганда җинаять җаваплылыгы каралган.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Прокуратурасы килештерелмәгән массакүләм чараларда катнашуның күңелсез нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында кисәтә. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр итте.

Интернет челтәрендә 2017 елның 29 апрелендә дәүләт хөкүмәте органнарына бер үк вакытта массакүләм мөрәҗәгать итү, чакыру турында мәгълүмат таратыла. Акциядә килештерелмәгән чара билгеләре күренә, чөнки аны үткәрү өчен Башкарма комитетның ризалык белдергән карары кирәк. Килештерелмәгән массакүләм чараны оештыру һәм анда катнашу Россия Федерациясе кануны тарафыннан җаваплылык йөкли.

Административ хокук бозу турындагы Россия Федерациясе Кодексның 20.2.2 маддәсендә билгеләнгән тәртипне бозып җыелышу, митинг, демонстрация яки йөреш оештырганда яки үткәргәндә җаваплылык каралган. Россия Җинаять кодексының 212.1 маддәсендә җыелыш, митинг, демонстрация яки йөреш оештырганда яки үткәргәндә билгеләнгән тәртипне бозу берничә тапкыр кабатланганда җинаять җаваплылыгы билгеләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot