news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казандагы балалар бакчасыннан дәүләт әләмен күчереп элүне таләп итә

Тикшерүдән күренгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсендә Россия әләме республика әләменнән уң якта урнашкан.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Прокуратура Казандагы балалар бакчасыннан дәүләт әләмен күчереп элүне таләп итә. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең берсендә әләм элү тәртибе бозылган.

Шулай итеп, Россия әләме, аңа йөз белән караганда, закон нигезендә Татарстан әләменнән сул якта урнашырга тиеш. Ә биредә ул уң якта урнаштырылган булган.

Прокурор тикшереннән соң балалар бакчасы җитәкчесеннән әләмнәрне төзәтеп элүне таләп итте. Хәзерге вакытта учреждение җитәкчелеге күзәтчелек органы күрсәтмәсен карый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot