Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура: Казандагы ал төстәге парковка – җенси билге буенча дискриминацияләү
Хатын-кыз сатып алучылар өчен Россиядә беренче парковка Үзәк универмаг янында оештырылды.
(Казан, 6 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура фикеренчә, Казанда ачылган ал төстәге парковка машина йөртүчеләрне җенси билге буенча дискриминацияли. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Прокуратура гаммәви мәгълүмат чараларында Казандагы Үзәк универмаг янында хатын-кызлар өчен махсус парковка ачылуы турында хәбәр чыкканнан соң тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә, машина кую урыннарының ал төскә буялган булуы, үлчәме 4,4 метр тәшкил итүе һәм «Хатын-кыз сатып алучылар өчен парковка» билгесе урнаштырылуы мәгълүм булды.
Прокуратура фикеренчә, закон буенча илебездә «социаль, раса, милли, тел яки дини билгеләр буенча гражданнарның хокукларын чикләүнең теләсә нинди формалары тыелган, шулай ук ир-ат һәм хатын-кызның хокуклары һәм ирекләре, аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре тигез».
Шунлыктан мондый паркинглар оештыру законга каршы килә һәм машина йөртүчеләрне җенси билге буенча дискриминацияли. Моннан тыш, парковка урыннары дәүләт стандартлары таләпләренә дә туры килми.
Күзәтчелек ведомствосы Үзәк универмаг җитәкчелегенә закон бозуны бетерергә күрсәтмә биргән.
«Татар-информ» агентлыгы узган ял көннәрендә Казанның Үзәк универмагы янында Россиядә беренче хатын-кызлар парковкасы ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде. Әмма ал төстәге парковканың «гомере» озын булмады – ЮХИДИ карары буенча аны буяп чыктылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз