news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казанда зоопаркларны тикшерә

Тикшерү Казанның Бауман һәм Спартаковский урамнарында урнашкан зоопаркларында узачак.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Прокуратура Казанның контактлы зоопаркларында җәнлекләрне тоту шартларын тикшерә. Бу турыда Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе Артем Потапов хәбәр итә.

«Хәзер без ике зоопаркта тикшерү үткәрәбез, аларның берсе „Сувар Плаза“ сәүдә үзәгендә алтынчы катта урнашкан, ә икенчесе - Бауманда. Без әлеге оешмаларның законлылыгын өйрәнәбез», — дип сөйләде Артем Потапов.

Прокурор күптән түгел хөкүмәтнең сәүдә үзәкләрендә контактлы зоопаркларны хәзер ачарга ярамаганлыгы турында яңа карары чыкканын искә төшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot