news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура ике хатынның законсыз рәвештә алынган ана капиталын кире кайтаруны таләп итә

Татарстан Республикасы прокуратурасы Казанда яшәүче ике хатын-кызның ана капиталына дәүләт сертификатларын законсыз алу фактын ачыклаган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Ачыкланганча, хатын-кызлар бала туу турында ялган документлар нигезендә 480 меңнән артык һәм 610 мең сумлык ана капиталы сертификатларын законсыз рәвештә алган. Әлеге хатын-кызларга мошенниклыкта гаепләү белдерелгән. Дәүләткә китерелгән зыян кире кайтарылмаган.

Шуңа бәйле рәвештә прокуратура ана капиталы сертификатларын гамәлдә түгел, пенсия органнарының күрсәтелгән акчаларны куллану турындагы карарларын законсыз дип тану һәм аларны федераль бюджетка кайтару турында дәгъвалар белән судка мөрәҗәгать итте.

Дәгъвалар Питрәч районы һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш район судына җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot