news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казанда трамвай катнашындагы һәлакәттә кеше үлгәннән соң тикшерү башлады

Казан шәһәре прокуратурасы трамвай юлларында эшчеләрнең фаҗигале үлеме факты буенча тикшерү оештырды. Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Адилә Гайнетдинова хәбәр итте.

Искәртик, фаҗига 22 майда якынча 18:20 сәгатьтә була, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре трамвай юлларында ремонт ясаган булган.

Күзәтчелек ведомствосы Казанның трамвай юлларында фаҗигале очракның нечкәлекләрен һәм аңа китергән сәбәпләрне җентекләп тикшерәчәк.

Шулай ук әлеге предприятиедә хезмәтне саклау өлкәсендәге законнар таләпләренең үтәлешенә хокукый бәя биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot