news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казанда медицина битлекләре чүплеге барлыкка килү сәбәпләрен ачыклый

Битлекләрдән барлыкка килгән чүплек фотосурәтләре социаль челтәрләрдә таралды.

Прокуратура Казанда медицина битлекләре чүплеге барлыкка килү сәбәпләрен ачыклый

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура Казанда медицина битлекләре чүплеге каян барлыкка килүен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Казанда 5нче Кадышево урамында медицина битлекләреннән барлыкка килгән чүплек фотоларын социаль челтәрләрдән файдаланучылар урнаштырды.

Шәхси саклану чаралары ташланган чүплек фотографияләре челтәрдә таралганнан соң, прокуратура тикшерү башлаган. Ведомство медицина әйберләре чүплеген кем оештырганын ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot