Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый
Бала исән, хәзер аны табиблар тикшерә.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Агентлык мәгълүматларына караганда, бу хәл бүген Шамил Усманов урамында урнашкан 65нче мәктәптә булган. Мәктәпнең дүртенче каты тәрәзәсеннән тугызынчы сыйныф укучысы егылып төшкән.
«Күзәтчелек ведомствосы мәктәп администрациясенең укучыларның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау өлешендәге гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк», — дип сөйләде Галиев.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә баланың исән булуын әйттеләр. Хәзер аны табиблар тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз