news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казанда балалар бакчасыннан бала чыгып китүе турындагы мәгълүматны тикшерәчәк

Социаль челтәрләрдә Казанда балалар бакчасыннан кечкенә бала чыгып киткән дигән мәгълүмат таралды. Татарстанның Күзәтчелек ведомствосы бу мәгълүматны тикшерә башлады.

Прокуратура балигъ булмаганнар турындагы закон таләпләренең һәм тәрбияләнүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы балалар бакчасы хезмәткәрләренең гамәлләрен бәяләячәк. Тикшерүне Казанның Совет районы прокуратурасы үткәрәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Балалар бакчасында «Татар-информ» хәбәрчесенә бу мәгълүмат турында комментарий бирүдән баш тарттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot