news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казанда балага металл тренажер төшүе турындагы мәгълүматны тикшерә

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда «Салават күпере» торак комплексында кечкенә балага тимер тренажер ауганлыгы турында мәгълүмат барлыкка килде.

Мәкалә авторы сүзләренчә, бала әнисе белән балалар мәйданчыгында йөргән. Бала ишегалдында урнаштырылган тренажерга менгән, һәм бу вакытта конструкция җимерелгән.

Мәгълүмат барлыкка килгәннән соң, Казан прокуратурасы тикшерү оештырды.

«Вәкаләтле затлар тарафыннан уен мәйданчыкларының иминлеген тәэмин итү турындагы закон таләпләренең, шул исәптән балалар уен җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешенә бәя биреләчәк. Сәбәп булган очракта, прокуратура җавап бирү чараларын күрәчәк», - дип шәрехләде вазгыятьне Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100