news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казан үзәгендә йорт түбәсеннән кирпеч ишелеп төшү уңаеннан тикшерү үткәрәчәк

Гадәттән тыш хәл бүген иртән Бауман урамында килеп чыкты.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Прокуратура Казан үзәгендә йорт түбәсеннән кирпеч ишелеп төшү уңаеннан тикшерү үткәрәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Казанның Вахитов районы прокуратурасына идарәче компания тарафыннан йортны тиешле халәттә тоту һәм гражданнарның иминлегенә комачаулый торган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрелә торган чараларның үз вакытында үткәрелүе һәм тулылыгына кагылышлы мәгълүматны тикшерергә кушылды», - диде Руслан Галиев.

Прокуратурада билгеләп үтүләренчә, закон бозу очраклары ачыкланган очракта ведомство тиешле чаралар күрәчәк.

Шунысын да искәртик: бүген социаль челтәрләрдә Бауман урамындагы 86нчы йорт түбәсеннән тротуарга кирпеч ишелеп төшүе турында хәбәр дөнья күрде. Шул тирәдән үтеп барган кешеләр, гөрселдәгән тавыш ишетеп, коела башлаган кирпечләрдән читкә тайпылырга өлгергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot