news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллинны колониягә җибәрүне сорый

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елда депутат 24 миллион сум ришвәт тапшыруда арадашчы булган.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Прокуратура Казан шәһәр Думасы депутаты Надыйр Хәйруллинны биш елга колониягә җибәрүне сорый. Бу хакта “Татар-информ”га Идел буе район судының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Депутат, Казан шәһәр думасында “Бердәм Россия” фракциясенең элекке лидеры, “Мойдодыр-Казан” оешмасы генераль директоры Надыйр Хәйруллинны мошенниклыкта гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елда депутат 24 миллион сум ришвәт тапшыруда арадашчы булган. Акчалар күпфатирлы йортларны теркәү өчен тотылырга тиеш булган. Документлар буенча йортлар шәхси торак буларак төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100