news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Казан аэропортында берничә рейс тоткарлану сәбәпле тикшерү эше башлады

Идел буе транспорт прокуратурасы бүген Казан аэропортында берничә рейс тоткарлану сәбәпле тикшерү эше башлады. Ведомствоның якынча мәгълүматлары буенча, рейслар һава судноларының соң килүе, шулай ук һава торышының начар булуы аркасында тоткарланган.

Транспорт прокуратурасы әлеге уңайдан авиапассажирларның хокуклары үтәлешен тикшерә. Идел буе транспорт прокуроры Дмитрий Конош күрсәтмәсе белән Казан аэропортына Татар транспорт прокуроры вазифаларын башкаручы барган.

Күзәтү ведомствосы пассажирларның хокуклары үз вакытында тәэмин ителүен һәм аның шартларын тикшерәчәк. Ихтыяҗ булган очракта прокурор тарафыннан махсус чаралар да күреләчәк. Вазгыятьне Идел буе транспорт прокуратурасы контрольдә тота, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы Казан аэропортында буран аркасында берничә рейсның тоткарлануы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot