Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура "Каратун икмәк кабул итү предприятиесе" милкенә арест салган
Әлеге предприятиенең салымнар буенча 4 миллион 300 мең сум бурычы җыелган.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Апас районы прокуратурасы «Каратун икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖнең салымнар буенча 4 миллион 300 мең сум бурычы булганлыктан, аның милкенә арест салган. Бу хакта ТР прокуратуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Закон буенча, салым органнары салымны кайтару өчен салым түләүче мөлкәтенә прокурор санкциясе нигезендә арест сала ала. Исегезгә төшерәбез: мөлкәткә арест салым түләүченең хокукын вакытлыча чикли һәм шул ук вакытта салым түләүне тәэмин итүдә тәэсир итү механизмы булып тора. Бюджетка булган бурычлар түләнгәч, арест алына», – дип билгеләп үтте ТР прокурорының массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү өлкәсендәгы өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Милеккә арест салу процедурасы кебек үк предприятиенең салым бурычларын түләү процессы да Апас районы прокуратурасы контролендә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз