Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура Экология министрлыгы хезмәткәрләренә карата ачылган эш турында хәбәр итте
Татарстанда прокурор тикшерүе материаллары буенча Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ТР Прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиев хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, Татар районара табигатьне саклау прокуратурасы контроль эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләренең җинаять законнарын бозуын ачыклаган.
Тикшерү күрсәткәнчә, 2020 елдан 2024 елга кадәрге чорда министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе 3 разрядлы өлкән белгеченең эш вакытын исәпләү табелендә, чынлыкта ул эш урынында булмаса да, аның эше турында дөрес булмаган мәгълүматлар кертелгән һәм бу 2 миллион сумнан артык матди зыян килүгә сәбәп булган.
Моннан тыш, шушы ук хезмәткәргә тиешле максатта файдаланылмаган транспорт чарасы һәм ягулык-майлау материаллары бирелгән.
Җыелган дәлилләр мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрне арттыру маддәләре буенча гаепле затларга карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне карау өчен тикшерү органнарына тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз