news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура дошман БПЛАларының Түбән Камага атакасы белән бәйле рәвештә кайнар линия ачты

Татарстан Прокуратурасы дошман пилотсыз очкычларының Түбән Камага һөҗүме белән бәйле рәвештә кайнар линия ачты. Гражданнар күзәтчелек ведомствосына телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: 8(8555)-470-303, 8(843) 291-18-81.

«Прокуратура гражданнарның хокукларын үтәүне һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтүне контрольдә тота. Барлык вәкаләтле ведомстволар белән хезмәттәшлек тәэмин ителгән», – диелә хәбәрдә.

Урындагы вәзгыятьне Түбән Кама шәһәр прокуроры Илнур Гаянов шәхси контрольдә тота. Түбән Кама шәһәр прокуратурасында гражданнарны кабул итү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot