Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Прокуратура әдәпсез рәвештә сурәтләнгән Шүрәле белән Су анасы турындагы хәбәрне тикшерә
Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан прокуратурасы татар әкиятләрендәге геройларның сексуаль характерда сумкаларга төшерелү турындагы гаммәви матбугат чараларында ике тапкыр басылган хәбәрне тикшерә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз улында кибеттә яңа сувенирларны тәкъдим итү вакытында бүләккә бирелгән рәсемле сумкасын күрә. Рәсемдә татар әкиятләре геройлары - Шүрәле һәм Су анасы әдәпсез сурәтләнгән.

Канун бозылу очрагы ачыкланганда, прокуратура чаралары күреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз