news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура БПЛА һөҗүме видеосын чыгарган ике кешегә кисәтү белдергән

Тукай районы прокуратурасы Чаллыда яшәүче ике кешегә Украина беспилотнигының төзелеп килә торган логистика үзәгенә һөҗүм иткән мизгелне видеога төшереп социаль челтәргә куйган өчен беренче тапкыр кисәтү белдерде.

Искәртеп үтик, кичә Татарстан Республикасына дошман дроннары массакүләм рәвештә һөҗүм итте. Республика территориясендә тугыз БПЛА юкка чыгарылган. Зыян күрүчеләр юк.

Интернетта дошман БПЛАлары һөҗүменең шаһитлар төшергән видеосы чыкты. Хокук сакчылары моны кем төшергәнен ачыклаган, видеолар Чаллыда яшәүче ике кешенең телефонында табылган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, күзәтчелек ведомствосы аларны мондый материалларны тарату мәгълүматны саклау, илкүләм оборона, шулай ук террорчылыкка каршы тору мәсьәләләрен җайга сала торган федераль закон таләпләренә каршы килә дип кисәткән. Мондый гамәлләр дошманга яңа һөҗүмнәрне төзәтергә ярдәм итә ала.

Прокуратура искәрткәнчә, мондый эшләр өчен җаваплылык, хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Чаллыда яшәүче ике кешегә дә бу видеоларны юкка чыгарырга һәм алга таба мондый язмаларны таратмаска киңәш ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot