news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура балалар бакчасында акча җыюга җаваплы кешегә җәза бирергә кушты

Белем бирү оешмасының бер хезмәткәре әти-әниләрдән уку әсбапларына акча бирүен һәм дәресләр өчен канцтоварлар сатып алуын таләп иткән.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Казан прокуратурасы балалар бакчасында акча җыюга җаваплы булган кешене җәзага тартырга кушты. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Казан шәһәренең Киров районы күзәтчелек ведомствосына шәһәрдәге бер балалар бакчасында ата-аналардан мәҗбүри акча җыю турында шикаять килде. Гариза бирүче, тәрбияченең уку әсбаплары өчен ата-аналарның 250 сум тапшыруын, шулай ук балаларга канцтоварларны мөстәкыйль сатып алуларын таләп иткәнен әйткән”, - диде Галиев.

Балалар бакчасы хезмәткәре акча җыю өчен җаваплы кешене раслаган, хәтта акчаларны тапшыру срогын да билгеләгән.

Прокуратура фикеренчә, тәрбияче моны законсыз башкарган – ата-аналардан акча җыю мәҗбүри характерда булган.

Нәтиҗәдә, күзәтчелек ведомствосы бакча мөдиренә мөрәҗәгать иткән һәм гаеплегә җәза бирүне сораган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100