news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Бөгелмәдә ике баланың ис газы белән агулану сәбәпләрен тикшерә

Бу вакытта балаларның ата-анасы да өйдә булган, алар зыян күрмәгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Бөгелмәдә Калинин урамындагы йортның фатирында 8 яшьлек малай белән 5 яшьлек кыз бала ис газы белән агуланган. Аларны Үзәк район хастаханәсенә китерү турында 22.30 сәгатьтә хәбәр ителгән.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, тикшерү йортта газ җиһазлары төзек, газ чыкмавын ачыклаган. Бу вакытта балаларның ата-анасы да өйдә булган, алар зыян күрмәгән.

Прокуратура тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләре буенча чаралар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot