news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Арчада Лекинка елгасына пычрак су агызган өчен административ эш кузгатты

Эш материаллары белән карар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә җибәрелә.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Арча районы прокуратурасы «Арча» сөт комбинатының Лекинка елгасына пычрак су агызуы факты буенча чаралар күрде.

Оешмасының баш инженеры Нияз Хәкимовка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.13 маддәсе буенча (су саклау объектларын пычрату һ.б.) административ эш кузгатты, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.

Шушы елның 23 августында предприятиенең пычрак суын биологик чистарту корылмаларына агызучы канализация торбасы тишелеп, барлык калдыклар елгага агып төшә. Канализация системасы шул көнне үк төзәтелә.

Закон нигезендә су объектларын пычрату һәм анда җитештерү объектлары калдыкларын күмү тыела. Эш материаллары белән карар ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә җибәрелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot