news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура Әлмәттә балалар сөрем газы белән агулаганнан соң тикшерү оештырды

Ике бала сөрем газы белән агулаганнан соң Әлмәт шәһәре прокуратурасы «Әлмәтгаз» ЭПУ һәм «АСЦЖЖ» идарәче компаниясен тикшерүне оештырды.

Күзәтчелек ведомствосы йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк, ә сәбәп булганда прокурор чараларын күрәчәк.

«Татар-информ» белдергәнчә, Әлмәттә Толстой урамындагы йортта ике бала сөрем газы белән агулануы турында хәбәр итте.

Ун яшьлек кызны һәм өч яшьлек малайны җирле балалар хастаханәсенә салалар, аларга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

Фатирда вентиляция һәм төтен каналларында, ачык һәм ябык тәрәзә вакытында да тарту булмавы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot