Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура акча җыю турындагы шикаятьләр алыну сәбәпле, 65 белем бирү учреждениесен тикшерә
"Кара исемлектә" 38 мәктәп һәм гимназия, 27 балалар бакчасы һәм тагын 3 белем бирү учреждениесе бар
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казан хокук яклау үзегенең кайнар линиясенә агымдагы елның 9-19 сентябрендә ата-аналардан белем бирү учреждениеләрендә акча җыюга карата 81 шикаять алынган. ТР Прокуратурасы 65 белем бирү учреждениесен тикшерәчәк, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов.
Шалтыратулар Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт, Менделеевск, Арча, Балтач, Сарман, Саба, Әлмәт һәм Теләче районнарыннан алынган. Хәбәрләрнең өчтән бере Чаллы кешеләренә туры килә.
"Кара исемлеккә" 38 мәктәп һәм гимназия, 27 балалар бакчасы һәм тагын 3 белем бирү учреждениесе: музыка мәктәпләре һәм Балалар иҗаты йорты эләккән. Ата-аналар мәгълүматына караганда, мәҗбүри взносларның күләме 5 мең сумга кадәр җитә. Мәктәпләрдә дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре, сак һәм җыештырган өчен акча җыюны дәвам итәләр. Балалар бакчаларында ата-аналар сабын һәм чистарту кирәк-яракларын үзләре сатып ала һәм тәрбиячеләргә җиһаз, тәрәзә пәрдәләре, уенчыклар сатып алуга акча бирә.
Хәзерге вакытта шикаятьләр белем бирү учреждениеләрендә тикшерү үткәрү өчен Татарстан прокуратурасына һәм әлеге акциянең инициаторы булган ТР Президент Аппаратының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсенә тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз