Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокопьевскида алтынчы тапкыр узган «Кышкы Сабан туе» бәйрәмендә ат чабышы булды
Бәйрәмгә Киселевск, Новокузнецк, Осинников һәм Междуреченск шәһәрләреннән бик күп кунак җыелган.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 20 мартта Прокопьевск шәһәрендә алтынчы тапкыр традицион «Кышкы Сабан туе» үткәрелгән.
Сабан туенда мини-футбол, итеп киеп хоккей уйнау, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, ат чабышлары кебек спорт чаралары үткәрелгән, «Ләйсән» һәм «Агым су» иҗат коллективлары чыгыш ясаган, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Бәйрәмгә күрше-тирәдәге Киселевск, Новокузнецк, Осинников һәм Междуреченск шәһәрләреннән кунаклар җыелган.
Прокопьевск шәһәренең милли-мәдәни автономиясе чараны оештыручыларга, ирле-хатынлы Хөснуллиннарга, Марат Биккининга, Гөлнур Әхмәровага, Рәисә Мужбатуллинага, Александра Фроловага (һ.б.) зур рәхмәтен белдерә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз