news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокопьевск татарлары иң кызыклы Сабан туе программасына бәйге игълан итте

Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә 40 меңнән артык татар яши, ике ел элек алар җирле татар милли-мәдәни мохтарияте оештырган.

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә узачак Сабан туе программасына кызыклы идеяләргә бәйге игълан ителгән. Бәйгене Прокопьевск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни мохтарияте үткәрә. “Татар милли бәйрәмен башка еллардан аерылып торырлык итеп уздырырга телибез, кызыклы тәкъдимнәр бирүчеләр арасында җиңүчеләрне билгеләп, беренче, икенче һәм өченче урынны алучыларга бүләкләр тапшырачакбыз”, – дип хәбәр итте җирле татар мохтарияте рәисе Әкрәм Гаттаров. Тәкъдимнәрне 1 июньгә кадәр кабул итәләр.

Әкрәм Гаттаров сүзләренчә, Прокопьевск шәһәрендә 40 меңнән күбрәк татар яши. Сабан туен исә шәһәр хакимияте инде 20 елга якын уздырып килә. “Бездә җирле милли-мәдәни мохтарият әле ике ел элек кына оешты. Татарларны берләштереп торучы оешмага ихтыяҗ зур иде. Безнең милли тормышыбыз хәзер оешканрак төстә алып барыла башлады”, – ди Әкрәм Гаттаров. 

Мохтарият карамагында “Агымсу” исемле татар җыр һәм бию ансамбле ачылган. Алар быел беренче тапкыр төбәкара фестивальдә чыгыш ясап кайткан. Төгәлрәге, Новосибирскида узган “Себер йолдызлары” IX Төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә вокал-соло һәм инструменталь музыка-соло номинацияләрендә беренче урыннарны яулаган.

Татар мохтариятенең эш бүлмәсе шәһәрнең фарфор заводы бинасында урнашкан. Биредә татар теле дәресләре ачылган: һәр шимбә кичке сәгать 4тә балаларга уен рәвешендә оештырылган программа буенча ана телен өйрәтәләр. 

Шулай ук быел татарлар җыелып, гыйнварда - “Кышкы аулак өй”, март аенда паркта - “Кышкы Сабан туе”, апрельдә, Туган тел көненә багышлап, “Ана теле” бәйрәме үткәргән. 

2017 елның Сабан туен шәһәр хакимияте җирле татар мохтарияте белән берлектә оештыра. Ул, Ураза бәйрәме тәмамлангач, 26 июньдә узачак. Сабан туе урыны, гадәттәгечә, Зенково паркында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100