Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокопьевскиның татар җәмәгатьчелеге Кемеровоның «Мөнирә» мәчетендә булды
Прокопьевскиның татар җәмәгатьчелеге Кузбассның төп мәчете — «Мөнирә»гә (Кемерово шәһәре) хаҗ сәфәре кылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр туганлык һәм үзара аңлашу атмосферасында узды. Кунаклар мәчетнең тарихы һәм архитектур үзенчәлекләре белән танышты, шулай ук Кемерово мөселман һәм татар җәмгыяте вәкилләре белән дусларча очрашуда катнашты.
Сәфәрне оештырган һәм транспорт белән тәэмин иткән Әкрам Гаттаровка, шулай ук «Мөнирә» мәчете коллективына җылы кабул иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый инициативалар җәмгыятьләрнең бердәмлеген ныгытуда һәм төбәкнең рухи традицияләрен саклауда мөһим роль уйный, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз