Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтерлар Сабан туе уза
Бүген, 12 июльдә, Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтерлар Сабан туе старт алды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм мәйданчыкларында концерт номерлары, остаханәләр һәм спорт уеннары оештырылган. Шулай ук биредә татар, телеут, шор, чуаш, мордва, удмурт һәм рус халыкларының көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыра торган милли ишегаллары эшли. Кузбасс халыклары Ассамблеясенең яшьләр юнәлешенә багышланган аерым мәйданчык та тәкъдим ителгән.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Сабан туе программасы концерт номерларына бай. Тамашачыларны Кузбасс һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгышлары сөендерә. Баш сәхнәдә чыгыш ясыйлар: «Себер калейдоскопы» губернатор бию театры, «Себер ысуллары» бию ансамбле, И.Д. Кобзон исемендәге мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары, «Златница» казак җыры ансамбле. Татарстан Республикасыннан килгән артистлар: Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре» триосы, ZAKARIA төркеме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз