news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокопьевск шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә «Татар кызы - 2023» матурлык һәм талант бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар кызы - 2023» исеменә Новокузнецк шәһәреннән 13 яшьлек Регина Хәйбуллина лаек булды. Бәйгедә катнашкан барлык кызларга төрле номинацияләрдә җиңүче тасмалары, кыйммәтле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

«Әлеге конкурс ел саен масштаблырак һәм кызыклырак үтә, яңа йолдызлар кабыза, милли колориты белән куандыра. Бәйге яшь буында үз милләтенең тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуны арттырырга ярдәм итә», диелә хәбәрдә.

12-14 яшьлек кызлар түбәндәге номинацияләрдә ярышты:

  • «Мин – үз халкымның кызы» (визит карточкасы);
  • «Яраткан халкымның ритмнарында» (иҗади бәйге);
  • «Тәмле аш» (кулинар бәйге);
  • «Татар гүзәле» (милли традицион костюмда дефиле).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100