news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокопьевск шәһәрендә «Нәсиха» дип аталган яңа мәчет ачылды

Прокопьевск шәһәрендә «Нәсиха» дип аталган яңа мәчет ачылды
https://dsmr.ru

29 июньдә Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә «Нәсиха» мәчетен ачу тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук Кузбасс мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Прокопьевск шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников, Кузбасс Хөкүмәте хакимиятенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты рәисе Евгений Иванов, җирле үзидарә органнары вәкилләре, Кузбасс имамнары һәм мәчетләре рәисләре, Прокопьевск шәһәре халкы, кунаклар, шулай ук башка конфессия вәкилләре катнашты. Бу хакта Россия мөселманнанры Дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Ачылу тантанасында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән активистлар бүләкләнде, чара бәйрәм төшке ашы белән тәмамланды.

Прокопьевск шәһәренең җирле мөселман оешмасы 2017 елда оештырылган һәм ике елдан соң ук яңа мәчет төзелә башлаган. Мәчет шәһәрнең бизәге, Прокопьевскның рухи, дини-агарту, мәдәни үзәге булып тора, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot