Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Производствода үлем куркынычын киметү буенча иң нәтиҗәле чара – җитәкчене дисквалификацияләү
Производствода үлем куркынычын киметү буенча иң нәтиҗәле чара – җитәкчене дисквалификацияләү
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Суд җәзасы чарасы буларак авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен дисквалификацияләү генә Татарстан агрокомплексында производствода үлем куркынычын киметүгә сәләтле. Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетында “ТРда авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт саклау турында” законын гамәлгә кую барышы турында фикер алышканда әнә шундый фикер яңгырады.
2003 елда республиканың төп авыл хуҗалыгы тармакларында производствода үлемгә китергән 64 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның күбесе җитәкчеләрнең ваемсызлыгы, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча төп күрсәтмәләрне һәм нормаларны үтәмәү, хезмәтчәннәргә элементар инструктаж үткәрмәү аркасында килеп чыккан. ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре сүзләренә караганда, кайбер очракларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре производство җәрәхәтләре очракларын, шул исәптән үлем белән тәмамланганнарын, яшергән. Алар фикеренчә, җитәкчеләрнең җаваплылыгын арттыру зарур, хәтта ки дисквалификациягә кадәр.
Парламент комитеты ТР Министрлар Кабинетына, төрле министрлык һәм ведомстволарга республиканың авыл хуҗалыгында производство җәрәхәтләрен булдырмау буенча кичектергесез чаралар кабул итү турында рекомендацияләр җибәрде. Утырышта ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “ТРда Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге” ФДУ, “Татарстан дәүләт энергетика күзәтчелеге үзәге” ФДУ вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз