news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Производствода җитди җәрәхәт алган кешеләргә автомобильләр бүләк ителде

Автомобильләр инвалидларга уңайлы булсын өчен махсус җиһазланган, машиналарның уртача бәясе 168 мең сум

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген татарстан производстволарында җитди җәрәхәтләр алган 20 инвалидка яңа “ВАЗ-2105” автомобильләренең ачкычлары тапшырылды.
Автомобильләр инвалидларга уңайлы булсын өчен махсус җиһазланган, машиналарның уртача бәясе 168 мең сум. Безнең республикада машиналар инвалидларга бушлай бирелә.
Машина бирелергә тиешле авырулар саны күп, әмма беренче чиратта терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемасы булган кешеләргә бирелә. РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге идарәчесе Рәшит Галимов билгеләп үткәнчә, инвалидлар һәр 7 ел саен бер автомобиль алырга хокуклы.
2001 елдан башлап РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлеге тарафыннан Татарстан буенча 320 машина үз хуҗаларына тапшырылган. Быел тагын 70 автомобиль бирелә.
Хәзерге вакытта производствода бәхетсез очракларында зыян күргән кешеләр арасында автомобиль алырга чиратта торучылар юк булуын билгеләп үтәргә кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100