news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасы расланды

Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасы расланды
Илья Начвин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасы расланды. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме 5 миллиард сум тәшкил итә. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләде.

«Бүгенге көндә программа расланды һәм кабул ителде. Бу вакыт эчендә без аны җентекләп әзерләдек», -диде ул «Татар-информ» агентлыгына.

Искәртеп үтәбез, агымдагы елның 25 гыйнварында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Начвин республикада ясалма фәһемне үстерү программасын кабул итәргә тәкъдим иткән иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады һәм 2026 елның беренче кварталында программаны кабул итәргә кушты.

Бүген брифингта Начвин программаны финанслау күләме ул гамәлдә булган һәр елда 1 миллиард сум тәшкил итүен әйтте. 2030 елга кадәрге бишьеллыкка 5 миллиард сум дигән сүз. Шул ук вакытта, хакимият 2030 елга шуның 1,5-2 миллиард сумын Татарстан бюджетына кайтарып булачагына өметләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot